«Соңгы каһарман»: квест-уен (6+)
Җәйге каникуллар – яңа кичерешләр, танышулар һәм ачышлар вакыты! Барысы да каникуллар күңелле, кызыклы һәм үзенчәлекле узуын тели. Мәктәп яны лагере балалары өчен шәһәр Үзәк китапханәсендә «Соңгы каһарман» дигән кызыклы һәм актив квест-уен үтте. Алты командага бүленеп һәм юл күрсәтүче карта алып, балалар азарт белән уенга керешеп китте. Һәр команданың маршруты китапханәнең төрле зоналары – уен һәм уку урыннары буйлап узды. Малайлар һәм кызлар актив рәвештә төрле бәйгеләрдә катнашты: әдәби сорауларга җавап бирде, коткару хаты язды, балык тотты, походка бару өчен букчаны җыйды, биеде, хәзинә эзләде. Катнашучыларның биремнәрне үтәү тизлеге һәм төгәллеге генә түгел, ә командаларның бердәмлеге дә бәяләнде, чөнки ярышлар вакытында бер-береңә ярдәмчел була белү – җиңүгә ирешүдә иң төп сыйфатларның берсе. Барлык сынауларны җиңеп чыгучылар «Соңгы каһарман» дип танылды. Көлү һәм шатлык авазлары, җиңү куанычы, яхшы кәеф әлеге программаның юлдашы булды. |